Командага Әнәс Вәлиев, Ләлә Билалова, Илшат Фәхриев кебек спорт сөюче өлкәннәребез күп очколар китерде. Катнаш (комбинированный) эстафетада безнекеләр беренче урынга, ату буенча икенче урынга күтәрелде. Йөзүдә, өстәл теннисында да әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.