28 май көнне район үзәге Базарлы Матакта Чик сакчылары һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтү традициягә әверелде.
Чик сакчылары көне офицерларның, солдатларның һәм матросларның хәрби рухын күтәрүгә, шулай ук Россия чик буе гаскәрләренең хәрби көчен күрсәтүгә юнәлдерелгән вакыйга буларак билгеләнә. Бәйрәмгә төп традицияләр арасында ил сакчыларына хөрмәт йөзеннән билгесез солдат каберенә чәчәкләр һәм веноклар куюны атарга мөмкин.