Иске Әнҗерә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара музей көненә багышланган тематик чара үткәрделәр. Әлеге экскурсиянең бурычлары: балаларны фольклор, татар гореф-гадәтләре, татар халык музыка кораллары белән таныштыру; туган як тарихына, ата-бабаларыбызның казанышларына кызыксыну уяту.