2019 елның 31 маенда Балаларны яклау көне алдыннан Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын РДШ (Россия укучылар хәрәкәте) сафларына кабул итү булды, аннары бөтен мәктәп табигатьтә сәламәтлек көнен уздырды. Барлык балалар һәм укытучылар аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашык белән йөгерү, капчык белән көрәш, футбол һ.б. ярышларда катнаштылар. Барлык җиңүчеләр дә призлар һәм тәм-томнар алдылар.