2019 елның 2 июнендә Югары Колчурино авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм II төркем авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Николаев Юрий гаиләсендә булдылар, ул сыерлар санын арттырырга планлаштыра. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлдәге программалар белән таныштылар.