Әлбәттә, ата – аналар балаларның ялы истә калырлык, якты һәм мавыктыргыч, сәламәтлек өчен куркынычсыз һәм файдалы булуын тели, чөнки җәй-балалар организмын савыктыру һәм чыныктыру өчен иң яхшы вакыт.
Хәзерге вакытта сәламәтләндерү лагерьлары белән беррәттән төрле профильләр: спорт, иҗат лагерьлары да бар. Мондый лагерьда бала ял итеп кенә калмыйча, өстәмә белем яки күнекмәләр дә ала алачак.
Лагерьда, ата-аналардан еракта булганда, балалар, тәрбиячеләр һәм педагоглар булуга карамастан, мөстәкыйльлекне тоялар. Мондый урында балага тиз арада яңа дуслар табарга, иҗади яктан үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бар.
Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерена баланы әзерләү өчен киңәшләр:
- Кирәкле документлар: медицина полисының күчермәсе, булган авыруларны, профилактик прививкаларны, кирәкле анализларны күрсәтеп, бала сәламәтлеге торышы турында белешмә. Яшәү урыны буенча сырхауханәдән 3 көннән дә соңга калмыйча корчаңгы һәм педикулез йогышлы авырулары белән бәйләнеш юклыгы турында белешмә алырга кирәк.
- Сезон буенча кием-салым һәм аяк киемнәрен, шул исәптән җылы әйберләр, спорт аяк киеме һәм душка йөрү өчен аяк киеме, кояштан саклану өчен баш киемен сайлагыз. Оек һәм эчке киемнәрне җитәрлек күләмдә куярга онытмагыз. Әгәр лагерьда коену планлаштырыла икән — коену өчен әйберләр, пляж сөлгесе өстәгез.
- Гигиена чараларына аерым игътибар бирегез. Балага савыты белән сабын, шампунь, мунчала, черкидән саклану чарасы, теш пастасы һәм щетка, бәдрәф кәгазе, дезодорант, кояштан саклаучы крем, кечкенә кайчылар, тарак кирәк булачак.
- Балага сөлге, теш щеткасы яки тарак, шулай ук шәхси әйберләр белән алмашырга ярамый икәнен аңлатыгыз. Талпан тешләсә яки авыру булганда, сәламәтләндерү учреждениесенең медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
- Юлга тиз бозыла торган продуктлар: ит, балык, эремчек, кремлы пирожныйлар, татлы газлы эчемлекләрне бирмәгез, ә менә гади газсыз сулы шешә булырга тиеш.
- Смена тәмамланганнан соң лагерь хезмәткәрләренең йогышлы һәм паразитар авырулар очраклары булу-булмавы белән кызыксыныгыз. Өйгә кайткач баланың тиресен һәм чәчләрен корчаңгы һәм педикулездан үзегез карап чыгыгыз.
Балалар өчен җәйге ялны планлаштырганда ата-аналар өйдә компьютер уеннары һәм телевизор карау түгел, ә балаларның саф һавада вакытларын үткәрү файдалы икәнен аңларга тиеш.
Роспотребнадзор идарәсе ата-аналарга балаларга йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында сөйләргә тәкъдим итә:
- Кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр белән аралашмаска (кул белән сыйпамаска, сыйламаска, ашатмаска). Билгесез су чыганакларыннан суны эчмәскә.
- Рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга.
- Урманга ачык төстәге тәнне каплый торган киемдә барырга.
- Талпаннарның кадалу мөмкинлеге булганда кием һәм тире катламнарын системалы рәвештә карап чыгарга. Талпаннар табылган очракта кичекмәстән медпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга тырышмаска. Кулларны бәдрәфтән соң һәм ашар алдыннан сабын белән юарга кирәк.
- Бүлмәдә тиз бозыла торган продуктларны сакламаска.
Әгәр бала косса, температурасы күтәрелсә, тамагы авыртса,тән тиресендә тимгел пәйда булган очракта, кичекмәстән медпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу гади чараларны үтәү балаларның сәламәтлеген ныгытачак!
Һәркемгә яхшы ял һәм сәламәтлек!