Җәйге чорда җиләк-җимеш һәм яшелчә сайлау буенча киңәшләр.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Яшелчә һәм җиләк-җимешне ничек сайларга?

 Үзен һәм якыннарын пестицидлар һәм башка химик матдәләрнең зарарлы йогынтысыннан мөмкин кадәр саклап калу өчен кибеттә һәм базарда яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлаганда гади кагыйдәләрдән файдаланырга мөмкин.

Мондый продукцияне сатып алган вакытта гигиена кагыйдәләрен истә тоту мөһим:

- продукцияне махсус җиһазландырылган урыннарда - базарларда, кибетләрдә, җәйге палаткаларда сатып алырга кирәк;

- җирле сезон продукциясен сатып алыгыз, чөнки янәшәдә генә үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчә көчле химик эшкәртүгә мохтаҗ түгел.

Читтән кертелгән яки иртә өлгергән ризыклар, үзебездә үскәннәргә караганда, пестицидлар белән күбрәк пычранган була. Шуның өчен аларның үзебездә үскәннәрен һәм өлгерә торган вакытларында алырга тырышырга кирәк. Артык “ялтыравык“, зур һәм тигез тышлы яшелчәләргә кызыкмавың хәерле.

Сатучыларның товар мәгълүматларын һәм документларын сорарга оялмагыз. Шушы рәвешле сез җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кайда үстерелгәнен һәм аларның яраклылык срогын белә аласыз. Киштәдә 5 тәүлектән дә күбрәк яткан бакча җиләге – клубника, мөгаен, химия белән эшкәртелгәндер.

Азык-төлекне куллануга әзерлек.

 Гади кагыйдәләр  безгә яшелчә һәм җиләк-җимеш базарында яки кибетендә сайлап алырга  ярдәм итте. Әмма  кулланганчы  аларны, шулай ук  җентекләп әзерләргә кирәк. Шунысы мөһим, пестицидларның төп саны яшелчәнең тышында  яки аның өслегендә урнашкан, ә  кайберләре генә эчкә үтеп керә.

Сатып алынган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне1 аш кашыгы чәй содасы  өстәлгән суда юарга, аннары 30 секунд агым су астына юарга, тамыразыкларны (кишер, бәрәңге, чөгендер) щетка белән чистартырга кирәк.

  1. Көнкүреш чаралары өчен савыт-саба юа торган чараларны яки сабын кулланып юарга киңәш ителми, чөнки алар пестицидлар яки гербицидлар белән бәйләнешкә кереп  тагын да куркыныч матдәләр барлыкка китерергә мөмкин.
  2. Мәсәлән, пекин кәбестәсенең өске яфракларын алырга кирәк.
  3. Термик эшкәртү вакытында барлык пестицидлар да бетми. Аларны киметү өчен табигать ризыкларын ике сәгатьләп суда тотарга кирәк. Шулай сез зарарлы матдәләрнең 30 процентлап өлешеннән котыла алачаксыз.

Шуны истә тотарга кирәк: үз бакчаңда яшелчәләр шулай ук химик матдәләр-нитратлар белән агулана ала, шуңа күрә табигый тирес ашлама керткәндә чамасын белергә кирәк.

Кешеләр сәламәтлеге өчен нитратлар куркыныч түгел дип санала. Суны күп кулланган очракта, нитрат  организмнан сидек  белән  җиңел чыга. Әмма химия - нечкә фән  ә организм — үзенчәлекле химия лабораториясе. Кеше эчәклегендә аш кайнату процессында микроорганизмнар ярдәмендә нитратлар агулы нитритлар һәм башка тозларга әйләнә. Ә мондый кушылмалар ирекле радикаллар үзлегенә ия, ягъни күзәнәкләр мутациясен һәм яман шешләрен барлыкка китерергә мөмкин. Пешергән вакытта нитратлар концентрациясе яшелчә молекулаларына су молекуласын тарату аркасында кими. Шул ук вакытта, яшелчәләр күбрәк вакланган саен, алар пешергән вакытта күбрәк нитратлар югала. Мәсәлән,40 минут эчендә бәрәңге нитратларны 80% ка кадәр, кишер 70% ка кадәр югалта.

Нитрат яшелчәләрнең тамырында күбрәк, ә яшел өлешендә азрак җыела. Шуның өчен чөгендернең койрыгын, кишернең  өске һәм аскы башын кисеп ату киңәш ителә. Кәбестәнең күчәнендә файдалы матдәләр күп булса да аны ашамавың яхшырак. Анда бик күп нитрат җыела. Ә инде карбыз, кавыннарга килгәндә, нитратлар аның тышы янындагы өлгермәгән йомшак өлешендә күп була, аны ашарга ярамый.

Суыткычта саклана торган салатларны һәм яшел тәмләткечне беренче тәүлекләргә ашарга кирәк, чөнки нитратлар сакланган очракта нитритларга әйләнергә мөмкин. Майонез һәм каймак яшел ризыклар белән  нитратлар  реакциягә кереп, нитритлар барлыкка килә. Шуңа күрә яшелчәле җәйге салатларга көнбагыш яки зәйтүн мае салырга киңәш ителә.

Яшелчә консервлагандагы маринадны кулланырга ярамый-аларда яшелчәләрдән нитратларның яртысыннан күбрәге күчә. Шул ук сәбәп аркасында  тозлы кыяр һәм кәбестә 3-4 тәүлек узгач кына ашарга киңәш ителә.

Үзегезне саклагыз һәм озак елларга сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International