“Изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерүче Ураза гаете – исламның төп бәйрәмнәренең берсе. Ул әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклау зарурлыгын искәртә, күңел сафлыгына һәм әхлакый камилләшүгә омтылырга, туганнар һәм якыннар турында кайгыртырга, мохтаҗларга, тормышта авыр хәлгә дучар булганнарга ярдәм итәргә, игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өнди.
Бу якты бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, шатлык, үзара аңлашу, муллык, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен. Ураза гаетенең күркәм традицияләре уртак йортыбызда милләтара һәм динара татулыкның тагын да ныгуына китерсен. Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел байлыгы, сөенечле матур тормыш телим”, диелә район башлыгы котлавында.