Модульле амбулатория бинасын “Строитель и К” җәмгыяте төзи. Корылманың стеналары күтәрелгән инде. Хәзер бер бригада амбулаториянең түбәсен яба, икенчесе бүлмәләр бүлүдә эшли. “Строитель и К” җәмгыяте баш инженеры Әнәс Вәлиуллин әйтүенчә, алар төзелеш эшләрен ике-өч атнада төгәлләргә дә җыеналар. Дөрес, медицина учреждениесенең яңа бинасын файдалануга тапшыруга документлар, инженерлык коммуникацияләре өчен рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү вакытны сузарга мөмкин. Ничек кенә булмасын, быел Чуаш Кичүендә дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтә торган табиблык амбулаториясе пациентларны кабул итә башлаячак