“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалына күптән түгел 400 баш ат кайтарылды. Карамалы терлек корпусына 260 баш бия урнаштырылды. Алар инде тайлый да башладылар. Ә Борискино авылында хәзер 130 баш айгыр асрала. Белгечләр әйтүенчә, атлар районга китерелгәнче әллә ни тәрбия күрмәгәннәр. Безнең отрядларда әйбәт ашатып, яхшы карау булганга бик тиз көрәеп киткәннәр. Инде бахбайларны сатып алучылар да табылган.