Түбән Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Хаҗим Мәрдегалләм улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы Александр Никошин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, авылдашы эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов килгән иде.
Хәҗим Мәрдегалләм улына Россия Президенты В. В. Путиннан котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.