Туган якны һәм Әлки районында яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан, 2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы « Лисенков С. М исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее "муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре туган якны һәм милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан чыгып, “Рамашка” балалар бакчасы балалары өчен тыл хезмәтчәннәре скверы территориясендә кече Сабантуй үткәрделәр. Балалар Сабантуйның халык уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка белән йөгерү, көянтә белән йөгерү, аркан тарту кебек уеннарда бик актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да бүләккә шәхси эшмәкәр Г. Төхфәтуллина тәкъдим иткән татлы призлар алдылар.