Энергияне саклау өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында.

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата киләсе боерыклар белән таләпләр билгеләде:

  • 2019 елның 29 нчы мартындагы 59 нчы номерлы "2020-2022 елларга җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрү белән шөгыльләнүче оешмаларның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында»(ред. от 14.05.2019);
  • 2019 елның 29 нчы мартындагы 62 нче  номерлы "2020-2022 елларга кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы оешмаларның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында»(ред. от 14.05.2019);
  • 2019 елның 29 нчы мартындагы 61 нче  номерлы "2020-2022 елларга ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында»(ред. от 14.05.2019);
  • 2019 елның 29 нчы мартындагы 60 нчы  номерлы "2020-2022 елларга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында»(ред. от 14.05.2019);

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларга расланган таләпләр нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларны тәңгәллеккә китерергә һәм дәүләт комитетына рәсми рәвештә 2019 нчы елның 20 нче июненә кадәр тапшырырга кирәк.

Боерыклар белән дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин: «Документлар» - «Җайга салынулы оешмалар» - «энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге» - «энергия саклау программаларына таләпләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International