6 июнь көнне мәдәният учреждениеләрендә Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чаралар узды. Иске Әнҗерәдә мәдәният йортында "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде", Апак авыл мәдәният йортында " Мин Пушкинны кабат, кабат укыйм", Югары Әлморза авыл мәдәният йортында "Кояшлы алан-Лукоморье" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, Алпар авыл мәдәният йортында " Пушкин юлы "дип исемләнгән әдәби кичә узды, Яңа Чаллы авыл мәдәният йортында "Рус теле көне" дигән танып-белү уен программасы үткәрелде, ә Хузангай авыл клубында “Укы-ил" ачык ишекләр көне үткәрелде. Чаралар китапханәләр белән берлектә оештырылды.