Әлки районы механиаторлары печән әзерләүгә кереште.

2019 елның 7 июне, җомга

Печән хәзерләү вакыты бик кыска. Үләннәрне вакытында чпаптырырга, киптереп, тиз арада җыеп алырга кирәк. Юкса, печәннең сыйфаты бик түбән була.

Районда печән хәзерләүгә алдагы еллар белән чагыштырганда соңрак төштеләр. Бу язгы чәчү эшләренең тоткарлануы белән бәйле. Механизаторлар үлән чаптыру, печән хәзерләү техникасы тирәсендә мәш киләләр.

Инде “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы да күпьеллык үләннәрне теземәргә салуга кереште. Бу предприятие беренче чаптырылган үләннән сенаж сала.

Район басуларында көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International