Милли бәйрәмебез быел да гадәтләнгән бик матур урында – “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Район Сабан туе елдан-ел матуррак, күңеллерәк үтә. Бу юлы да бәйрәмгә бай программа әзерләнә. Билгеле, атлар чабышы, милли көрәш Сабан туеның иң дулкынландыргыч мизгелләре булыр, күп халыкны үзенә җыяр. Бәйрәмнең традицион уеннары – чүлмәк вату, сулы көянтә-чиләк белән узышу, биек колгага менү, аркан тартышу һәм башка ярышларда катнашучылар күп булыр. Мәдәният хезмәткәрләре, артистлар күңелле җыр-биюләр белән халыкның күңелен ачар. Сәүдә нокталары эшләп торыр, бәйрәмгә килүчеләргә тәмле сый-нигъмәтләр тәкъдим ителер.
Бәйрәмгә күп кунаклар да кайтыр. Сабан туен бергәләп күңелле, ямьле итеп үткәрик, дуслар!
Программада:
10.00 – бәйрәмне тантаналы ачу.
- Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, язгы кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтләү, төрле һөнәр ияләренең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләү (мәйдан)
- Сабантуй батыры исеме өчен билбау көрәше буенча ярышлар (мәйдан)
-Спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан)
11.00 ат һәм юртаклар чабышлары (ипподром)
8.00дән - сәүдә хезмәте күрсәтү