Халык контроленә хәбәр ит!

2019 елның 7 июне, җомга

Моның өчен: - https://uslugi.tatarstan.ru теркәлергә / ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтәргә кирәк.  uslugi.tatarstan.ru порталда теркәлү өчен  «Теркәлү» кнопкасына басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, портал белән танышырга һәм, тиешле кырга билге куеп, файдалану кагыйдәләре белән килешергә һәм «Теркәлергә»төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән СМС телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырларга кертергә кирәк. Алга таба «Халык контроле " бүлегенә керергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очрагы ачыкланган очракта закон бозу турында хәбәр бирергә.

Хәбәрләрне түбәндәге категорияләргә юлларга мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше». Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрә. Хокук бозу очрагы расланганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гариза бирүчеләргә түләүләрне гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International