Әлки районында сабантуй

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Сабантуйны ачу тантанасын мәдәният хезмәткәрләре табигать hәм кеше, анын хезмәте темасына багышлаганнар. Аннары табигатьнен гүзәл почмагы - Актай елгасы үзәгенә жыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев республика Президентының котлавын укып узды, ә мөхтәсиб Ирек хәзрәт, Коръән сүрәләре укып, бәйрәмгэ фатиха бирде.
Мәйданда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең дистәләрчә хезмәткәре һәм хезмәтчәннәре хөрмәтләнде. Шуннан соң мәйданда традицион уеннар һәм ярышлар башланды. Сабантуй апогеясы көрәш мәйдан тирәли үзенең фанатларын җыйды. Киеренке көрәштэн соң Сабантуйның абсолют батыры итеп Алмаз Хәмидуллин танылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International