10 июнь көнне Район мәдәният йортында «Бердәм Россия " партиясенең Әлки җирле бүлекчәсенең 30нчы конференциясе булып узды.

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Конференция эшендә 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева катнашты.

Әлки җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Гөлшат Гомәр кызы җирле башкарма комитетына киләсе чорга куелган бурычларны җиткерде. Үз докладында ул җирле бүлектә партия проектларының ничек тормышка ашырылуын, партия әгъзалары санының артуы турында сөйләде.

Татьяна Воропаева конференциядә катнашучыларга партиянең илдә башкарган эшләре турында сөйләде.

Конференция көн тәртибе тәмамланганнан соң Никошин Александр Федорович «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен «Яшь гвардия " җирле штабы җитәкчесен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук башлангыч бүлек секретарьлары: Абдрахманова Луиза Заһидулла кызы, Галиуллин Мансур Рәхимулла улы һәм Краснова Елена Витальевна җирле бүлекчәнең Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Шулай ук партиягә яңа әгъзалар кабул ителде: Андреева Екатерина Михайловна һәм Клянина Татьяна Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International