12 июнь көнне Әлки муниципаль районының Татар Суксуы авылында яшәүче Гаязов Кирам Гаяз улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кирам Гаяз улын шундый матур юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, пенсионер-ветераннар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин килгән иде. Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.