12 июнь көнне Үзәк паркта Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды. Район башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы да булды. Район башлыгы Александр Никошин Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча начальнигы урынбасары Денис Шипигин белән берлектә алты егет һәм кызга паспорт һәм бүләкләр тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Россия Федерациясе Федераль Собор Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның Рәхмәт хаты белән Кәримов Марат Рәшит улы һәм Сафина Ране Куралбай кызы бүләкләнде.