"Синең белән горурланам, Россия”

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Апак авылы мәдәният йортында "Синең белән горурланам, Россия” дип исемләнгән тематик чара узды. Бәйрәмнең яшь кунакларына Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында сөйләделәр. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, Ватан һәм патриотизм турында фикер алыштылар. Россия дәүләтчелеге символлары — флаг, гербы һәм гимны турында күрсәтмә мәгълүмат кызыклы булды. Чара китапханә белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International