Партиянең Әлки бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

2019 елның 14 июне, җомга

Партиянең Әлки бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә барлыгы төрле мәсьәләләр буенча районның 8 кешесе мөрәҗәгать итте. Кечкенәсенә 4 ай тулган биш бала әнисе авыл җирендә яшәүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган пособие беренче һәм өченче балага гына кагыла дип зарланды һәм әлеге чара яшь әниләр өчен, бишенче яки аннан күбрәк бала туганда социаль ярдәм күрсәтү   мөмкинлеге  башлангычы белән чыгуларын сорады. Халык районның заманча стадион, үзәк район хастаханәсе җылыту бинасын реконструкцияләү, аграр көллият тулай торагы өчен бина кирәк, дип сөйләделәр. Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Закирова Гүзәл депутатка Дәүләт Советы буйлап экскурсия өчен рәхмәт белдерде. Тулаем алганда, кабул итү бик әйбәт һәм нәтиҗәле шартларда узды. Кабул итүдәге барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International