Бүген 14 июнь көнне Әлки районы Апак авылында яшәүче Гайнетдинова Мәхтимә апага 90 яшь тулды.Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, Апак авыл җирлеге башлыгы И. Х. Әбҗәббарова килгән иде.
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.