15 июнь көнне Сиктермә-Хузангай авылында чуваш халкының традицион «Агатуй " бәйрәме булып узды.
Бәйрәмдә барлык мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә актив катнашты. Бәйрәм күңелле җырлар, уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Биредә чәчү батырларын хөрмәтләделәр. Ат чабышлары һәм спорт ярышлары узды. Чуаш Республикасыннан килгән профессиональ артистлар чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.