Бүген Югары Әлки авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтте. Мәдәният йорты ачылу белән котларга һәм авыл халкының шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, муниципаль район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Йосыпов һәм "Строитель и К" ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшин килгән иде.
Яңа мәдәният йорты ачылганнан соң район мәдәният йорты иҗат коллективы һәм авыл үзешчәннәре катнашында матур концерт булды.