Клуб инде йөзләп кешене берләштерергә өлгергән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Танышу кичәләре” оештыралар. Бу кичәләрдә районның төрле почмакларыннан килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша. Кичәне оештыручылар клубка килүчеләргә бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итәрдәй уеннар, бәйгеләр үткәрәләр. Үәм бу игелекле эшнең нәтиҗәсе дә бар инде – клубта танышучыларның берничәсе гаилә корырга өлгергән.