Росреестрның Мурманск өлкәсе буенча Идарәсе вәкиле Елена Акимова Росреестр Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлегендә булып китте.
Визитның төп максаты - дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру өлешендә тәҗрибә уртаклашу, шул исәптән заманча геодезия җиһазлары һәм пилотсыз очу аппаратлары куллану.
Шулай ук Мурманск коллегасының эш командировкасы кысаларында Татарстан Росреестрының музей почмагы, архив бүлмәләре, эш урыннары, серверлар һәм башка бүлмәләр белән танышты.