"Без җәй ясыйбыз”

2019 елның 18 июне, сишәмбе

16 июнь көнне Югары Кәчи авыл клубында балалар өчен “Без җәйне ясыйбыз" дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы оештырылды. Асфальтта рәсем ясау-ул күңелле шөгыль генә түгел, нәниләрнең әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә. Балалар өчен Иҗат-ул эшнең нәтиҗәсе генә түгел. Балалар чәчәкләр, кояш, йортлар, агачлар, Салават күпере, әкият персонажлары, үзләренең дуслары, әниләре һәм әтиләрен ясадылар. Асфальтта бәхетле тормыш, мәхәббәт һәм тынычлык турында балалар хыяллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International