Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган күчемсез милек хәбәрләре буенча яңа номер дөнья күрде. Номерның темасы: «Күчемсез милекне дөрес рәсмиләштерәбез».
Шулай ук бу җәйге номерда без Идарә эшчәнлегенә башлангыч йомгак ясадык һәм тәҗрибәбез, нәтиҗәләребеэ һәм казанышларыбыз белән бүлештек.
Әлеге номерның үзенчәлеге шунда: республика районнарыннан килгән коллегалар дәүләт җир күзәтчелеге һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендәге тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Традиция буенча, журналда катнашырга без документларны теркәү алды әзерлегендә катнашучы чит оешмаларны чакырдык – бу санда КФҮ һәм Кадастр палатасы. Шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы да катнашты.
Яңа номерның электрон версиясе Идарәнең рәсми сайтындагы «Матбугат хезмәте» бүлегендә һәм «ВКонтакте»ның шул исемдәге төркемендә урнаштырылган.