“Трактор-Тагылма" профилактик операциясе.

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 3 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясен үткәрү турында боерыгы нигезендә Әлки районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән уртак рейдлар башланды. Рейдлар вакытында транспорт чараларының теркәү документлары, тиешле категориядә идарә итү хокукы булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык булу-булмавы тикшерелә. Дистәдән артык трактор һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 4 беркетмә төзелде, вазыйфаи затка 2 күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International