2019 елның 19 июнендә Ташбилге авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә авыл балаларын спортның файдасы турында искә төшерү өчен «Күңелле стартлар» спорт уенына чакырдылар. Ярышлар йөгерү белән башланып китте, аннары бер аякта йөгерү, туп белән сикерү, «елан», «ташбака», «ковер-самолет» һ.б. төрле конкурслар белән дәвам итте. Барлык катнашучылар да үзләренең җитезлеген, көчен, тизлеген күрсәттеләр, ә иң мөһиме – күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.