Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы "С. М. Лисенков исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү музее” коллективы Бөтенроссия акциясе кысаларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Хәтер шәме" чарасын үткәрде. Чарага сугыш ветераны Миндрюков Лев Яковлевич, тыл хезмәтчәннәре һәм "Имәнкәй” лагерында ял итүче балалар чакырылган иде. Түбән Новгород шәһәреннән Советлар Союзы Герое Крайнов Степан Матвеевичның кызы һәм оныклары килүе чараның үзенчәлеге булды.
Чара кунаклары сугышның беренче көннәре турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Аннан Бөек Ватаныбыз өчен “башларын салганнар”ны, бер минут тынлык белән искә алдылар. Советлар Союзы Герое Крайнов С.М.ның туганнары безнең героик якташыбыз, аның хәрби хезмәттән соңгы еллары турында сөйләделәр, аннан соң музей хезмәткәрләре җыелганнарга солдатларның фронттан килгән хатларын укыдылар. Чарада катнашучылар барысы бергә сугыш елларының атаклы җырларының берсе - «Катюша»җырын башкардылар. Чара музей буйлап экскурсия белән тәмамланды.