Хәтер һәм кайгы көнендә Азатлык сугышчысы һәйкәле янында “Хәтер шәмен кабыз" дип исемләнгән митинг узды.

2019 елның 22 июне, шимбә

Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, оешма һәм учреждение коллективлары вәкилләре, яшь армиячеләр, патриотик клуб әгъзалары катнашты.

Җыелучылар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Аннары хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, район мөхтәсибе Ирек Сәләхиев һәм район благочинные Андрей Зиньков чыгыш ясадылар.

Соңыннан митингта катнашучылар һәйкәлгә ал кәнәфер чәчәкләре куйдылар, хәтер символы булган шәмнәр кабыздылар. Бу минутларда һәркемнең уенда  бер генә теләк: сугыш булмасын, ил өстендәге күк һәрвакыт тыныч һәм ачык булып калсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International