21, 22 июнь көнне барлык мәдәният учреждениеләрендә кайгылы датага багышланган чаралар, "Хәтер шәме" акциясе, "Солдат батырлыгы алдында баш иябез" хәтер дәресе, “һәркемне исемләп искә төшерик” хәтер вахтасы, "Хәтеребезне еллар юмас" митингы, "Онытмабыз бу көнне" кайгы сәгате, "Без тарихта эзлебез”, хәтер сәгате, "Үлемсезлеккә бер адым” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.