22 июнь көнне Карга авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештырдылар. Чарада китап күргәзмәсе оештырылды, анда катнашучыларны герой-якташларыбыз тормышы һәм батырлыгы турында материаллар белән таныштырдылар.