Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге 2019 елның 24 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» уздырылуы турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча да 8 800 555 49 43 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
Территориаль бүлек белгечләре - (884345) 2 05 38, 2-08-83 телефоннары буенча эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр җирле вакыт белән әлеге мәсьәлә буенча барлык теләүчеләргә консультация бирәчәкләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты А. М. Абдулганеева.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты А. Ф. Абзалов.