Әлки районының бер генә сулыгында да су коенырга рөхсәт ителми

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында урманнарны янгыннан саклау чаралары турында сөйләштеләр.

Әлки урман хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин урман һәм агачлыкларны уттан саклау өчен 50 километр озынлыкта минераль полосалар ясалуы, элек булган тагын 60 километрдан артык полосаларның яңартылуы хакында әйтте. Моның өстенә хуҗалык эшчеләре урманнарны кипкән коры-сарыдан чистарталар, бу эштә авыл җирлекләре ярдәменә таяналар. “Вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Шунысы әйбәт: районда барлык кырлар сукалана. Бу шулай ук урманны янгыннан саклый”­,–диде җитәкче.

Быел да яз һәм җәйнең беренче ае бик коры килде. Инде апрельдән бирле күп сулы яңгырларның булганы юк. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда, безнең районда бигрәк тә янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә һәрберебез аеруча сак булырга тиешбез. Ялгыш ташланган тәмәке төпчеге, сүнеп бетмәгән шырпы, ут чаткысы калган учак үкенечле бәла китереп чыгарырга мөмкин бит.

Коры, кызу һава белән бәйле тагын бер куркыныч – сулыкларда кешеләр батып үлү. Шушы тулыр-тулмас ике айда республикабызда 14 кеше батып үлгән инде шул исәптән ике бала). Әлкилеләр шуны белергә тиеш: районда коенырга рөхсәт ителгән бер генә сулык та юк. Һәрберсе янында “Коену тыела!” дигән язу урнаштырылган. Билгеле, бу чара кемнәрнеңдер өстеннән җаваплылыгын төшерә. Эсседән әлсерәгән, су коенып рәхәтләнергә уйлаган кешеләргә мондый мөмкинлек булмау гына күңелсез. Барлык таләпләргә туры килә торган коену урыннары булдыру шактый кыйммәткә төшә, районның моңа мөмкинлеге юк, дип аңлаталар бу җитешсезлегебезне белгечләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International