Юбиляр Шәйхетдинованы 90 яшь тулу белән котладылар.

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген 25 июнь көнне Әлки районының Яңа Алпар авылында яшәүче Шәйхетдинова Нәбирә апага 90 яшь тулды. Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары  Билалов Р. А., район пенсионер-ветераннар җәмгыяте рәисе  Хәлиуллин Р.А., Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы  Сәлахов Р.Р. килгән иде. Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International