2019 нчы елның 26 нчы июнендә Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Билалов Рәшит Абрар улы һәм эшче төркем секретаре-Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызы Чуаш Борнае авылында 50 урынлы мәдәният йорты төзелә торган объектта күчмә киңәшмә оештырдылар.
Киңәшмә барышында авыл халкы белән очрашу оештырылды: эш төркеме җитәкчесе мәдәният йорты төзелеше буенча халыктан сораштыру үткәрде, анда авыл халкы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм 100 урынга исәпләнгән шундый мәдәният йортлары төзүне теләделәр.
Төзелеш бәясе 7 млн 453 мең сум тәшкил итә. Әлки муниципаль районының финанслашуы суммасы 2019 елның 15 июненә 590 мең сум башкарылган эшләр күләме 75% тәшкил итә. Подрядчы булып «Строитель и К»ҖЧҖ тора. Эшләр төзелеш графигыннан алда бара.
Әлеге проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту кысаларында Әлки муниципаль районы башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасары катнашында атналык планерклар үткәрелә.