"Бердәм Россия” партиясенең" Балалар спорты” проекты.

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проектының бурычларын тормышка ашыру 2017 елдан 2022 елга кадәр исәпләнгән, балаларны савыктыруга һәм яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Партпроект ярдәмендә төбәкләрдә спорт клублары һәм мәктәп спорт заллары ремонтлана, яңа спорт мәйданчыклары ачыла, спортның уен төрләре буенча күп санлы турнирлар үткәрелә.

Бүген,  2019 нчы елның 27 нче июнендә,  район территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе Билалов Рәшит Абрар улы «Балалар спорты»федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган спорт мәйданчыкларын карады.

Беренчеләрдән  булып төзи башлаган Иске Матак авылындагы  спорт мәйданчыгында бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә, объектны июль аенда ачу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта шундый ук мәйданчык Базарлы Матак авылында да төзелә, төзелешнең өлгереш проценты – 65%

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International