Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә.

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. А. Билалов Иске Салман авыл җирлегендә өченче төркем авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә киңәшмә үткәрде. Анда халыктан сөт җыю, терлекләрнең баш санын саклау, сөткә бәяләр, тапшырылган сөт өчен халык белән исәп-хисаплар  һәм авыл җирлекләре территориясендә мини-фермалар төзү өчен документлар әзерләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук үзара салым акчаларын җыю, хуҗалык кенәгәсендә эшләү һәм башка актуаль мәсьәләләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International