Күчемсез милекне тиз арада рәсмиләштерү мөмкинлегеннән 30 Бөек Ватан сугышы ветераны файдаланды.

2019 елның 28 июне, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган һәм аның башлануының 78 еллыгына багышланган ике ай дәвамында үткәрелә торган социаль акция кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве өчен 30 комплект документ кабул ителде. Шулай итеп, 30 ветеран күчемсез милек рәсмиләштергән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 22 апрельдән 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, концлагерь тоткыннары һ.б. өчен уздырылды.

Татарстан росреестрыннан тыш, Җиңү көненә акциядә кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар катнашты: бу - «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, ул гражданнарның күрсәтелгән категориясе өчен кадастр эшләрен түләүсез нигездә башкарган, ә «Техник инвентаризация һәм кадастр эшләренең региональ үзәге» ҖЧҖ вәкилләре күчемсез милек объектларына техник документлар бушлай әзерләгән. Тулаем алганда, үткәрелгән акцияләрдән 39 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән затлар файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International