Автобус экскурсиясе

2019 елның 28 июне, җомга

Авыл туризмы кысаларында 2019 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының  "Лисенков С. М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее”  муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре "Имәнкәй» район сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен Түбән Биктимер авылында урнашкан Агапова Нина Ивановнаның  гаилә кәҗә фермасына автобус экскурсиясе оештырдылар. Автобус экскурсиясе барышында балалар Әлки ягы һәм Базарлы Матак район үзәге тарихы турында белделәр. Хайваннар белән аралашу балаларда аеруча зур соклану уятты, иң кыюлары хуҗабикәнең рөхсәте белән кардаларга керде, аларны сыйпады. Алар арасында авыл хуҗалыгы терлекчелеге белән кызыксынучылар  да табылды. Алар гаилә фермасы хуҗасына хайваннарны тоту һәм аларны карау буенча сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International