Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатучы видеоролик урнаштырды. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары - физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Анна Кайнова әңгәмә форматында йорт төзелеше алдыннан нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге, күчемсез милек объектын нинди җир кишәрлегендә төзергә мөмкин булуы, ачыкланган җир участогының чикләре торак пункт чиген кисеп үтә һ .б. турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.
Безнең каналга язылырга Росреестр Татарстан һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!