Әлки районында урман хайваннары өчен 40 тонна печән, 500 пар яфрак себеркесе әзерләнәчәк

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Билгеле булганча, кышын аларга кар астыннан азык табу кыен. Шуңа күрә кышкы айларда терлекләргә ярдәм итү өчен махсус билгеләнгән урыннарда алар өчен «ашханәләр»оештырыла. Республика Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, быел 40 тонна печән һәм 500 пар яфрак себеркесе әзерләү планлаштырыла. Терлек азыгы өчен юкә, усак, тал яхшырак туры килә. Кыш көне андый себеркеләр поши, кыр кәҗәсе, куяннар өчен чын сый булачак. Планлаштырылган күләмнең яртысы әзерләнгән инде. Моннан тыш, җимлекләр, тоз сибелә торган урыннар ремонтлана һәм яңартыла. Бу эшне егерь, җәмәгать ярдәмчеләре башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International