3 июль көнне җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Хәйруллин Айрат Нәҗип улы кабул итте.

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә депутат Хәйруллин Айрат Нәҗип улы  кабул итте, барлык сораулар да җентекләп каралды, һәр мөрәҗәгатькә җавап бирелде. Кабул итүгә районның 6 кешесе төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Сорауларның бер өлеше матди ярдәм алу буенча иде, алар буенча аңлатмалар бирелде. Тулаем алганда, кабул итү бик яхшы һәм нәтиҗәле шартларда узды. Район халкыннан яңгыраган барлык сораулар, тәкъдимнәр һәм үтенечләр контрольгә алынды һәм аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International