4 июль көнне Түбән Биктимер авыл клубы авыл балаларын “Җәй, каникуллар, ура!" дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсына чакырды. Балалар асфальтта рәсем ясау конкурсында актив катнаштылар һәм үзләренең барлык иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык рәсемнәр дә матур, иң мөһиме, балалар тарафыннан яратып һәм тырышлык белән башкарылган.