Ә 6 ай эчендә биредә 49 баланың беренче документы рәсмиләштерелде. Узган айда 5, ә ярты ел эчендә 35 гаилә оештырылган. Кызганычка каршы, июнь аенда ике гаилә таркалган. Ә ярты ел эчендә мөнәсәбәтләрне 17 пар өзгән.
Чагыштыру өчен: узган елның июнь аенда ГХАТ Идарәсендә 5 бала теркәлгән, ә ярты ел эчендә 69 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Узган елның июнь аенда 4 пар өйләнешкән, шул кадәр үк аерылышкан. 6 ай эчендә 21 туй билгеләп үтелгән, 25 пар үзара мөнәсәбәтләрне өзгән.