8 июльдә, дүшәмбе көнне, Базарлы Матак авылының Ана даны паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узачак.
Бәйрәмдә уртак яшәү көнен билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләячәкләр; яңа туган балаларның ата-аналарына беренче документларын тапшырачаклар; район сәнгать хезмәткәрләре әзерләгән концерт булачак. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 16 сәгатьтә.